2008 елдан Халыкара мәктәп китапханәләре ассоциациясе (IASL) октябрь аен - Халыкара мәктәп китапханәләре ае дип игълан итте. Агымдагы елның темасы: ”Мәктәп китапханәләре: алгы планда”.
Бу көннәрдә Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Россиядәге Европа комиссиясе вәкилләрен Денис Данилидисны һәм Андрей Касьяненконы кабул итте.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге белән берлектә 2004 елдан башлап өлкән сыйныф укучылары арасында “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” буенча республика конкурсы уздырып килә.
2009 нчы елның 8-11апрелендэ «Обучение для будущего» Intel программасын тормышка ашыру кысаларында Республика мэгълүмати методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәге базасында тьторларга белем бирү региональ тренингы уза.
2009 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасында “2009 елда мәгарифне мәгълүматләштерү проектларын тормышка ашыру” дигән темага муниципаль берәмлекләрнең мәгълүмат-методик үзәк җитәкчеләре һәм мәгълүмати технологияләр буенча белгечләр өчен ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.Н.Ногманова катнашында республика семинар-киңәшмәсе булып узды.
Узып баручы ел азагына Татарстанның барлык мәктәпләрен “Linux” операцион системасы җирлегендә СПО га күчерү планлаштырыла. Бу турыда бүген Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова “2009 елда мәгарифне мәгълүматләштерү проектларын тормышка ашыру” дигән темага Казанда узган республика семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте.
2009 елның 2 апрелендә Республика мәгълүмати-методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәге базасында (Социалистик ур., 5) “2009 елда Мәгариф системасын информатизацияләү проектларын тормышка ашыру” республика семинары уздырылачак.
25 мартта Казан шәһәрендә "Мәктәпкәчә тәрбия системасында телләрне саклау һәм үстерү" темасына республика фәнни-практик конференциясе булачак.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2009 елның 10 мартыннан 13 мартына кадәр “Татарстан Республикасының ел укытучысы-2009” республика конкурсы уздыра. Конкурсның ачылу тантанасы 2009 елның 10 мартында 11.00 сәгатьтә Казан шәһәре Совет районы 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә ачыла.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә 2009 елның башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем биру программаларын тормышка ашыручы мәгариф учреждениеләренең югары педагогик осталык һәм сизелерлек өлеш керткән өчен акчалата бүләккә дәгъва кылучы укытучыларнын Җәмәгать тынлаулары дәвам итә.