Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2010 нчы елның 24 нче мартында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән берлектә “Гомуми һәм һөнәри уку йортларында татар теле укытуны камилләштерү” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика форумын үткәрде.
2010 нчы елның 26 нчы февралендә Әтнә муниципаль районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды.
2010 нчы елның 15-19 нчы февралендә татар мәктәпләре укучылары өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан, көнчыгыш телләреннән республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.
2010 нчы елның 6 - 8 нче февралендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.
2010 нчы елның 5 нче февралендә Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль район укучыларының “Халыкның үзе кебек...” дип аталган Каюм Насыйри иҗатына багышланган фәнни-гамәли укулар уздырылды.
2010 нчы елның 29 нчы гыйнварында Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернаты базасында “Ризаэддин Фәхреддин – мөгаллим һәм тәрбияче” темасына Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең VII республикакүләм педагогик укулары үткәрелде.
Һава температурасының артык түбән төшү шартларында укучыларның тормышкуркынычсызлыгын саклау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгариф идарәсе бүлекләре җитәкчеләре исеменә түбәндәге эчтәлекле тәкъдим хаты җибәрде.
Бүген Ирландиянең Дублин шәһәрендә узган каратэ буенча XXXVII Европа Чемпионатыннан Рәсәйнең каратэ Вадо-кай буенча җыелма командасы кайтты.
Казан шәһәре, Идел буе районының муниципаль белем бирү учреждениесе «52 нче гимназия» базасында 2009 нчы елның 21 нче октябрендә «XXI гасыр башлангыч мәктәбе» укыту–методик комплекты эчтәлеге нигезендә икенче буын федераль дәүләт стандартлары таләпләрен гамәлгә кую» дигән проблемага багышланган республика семинары үткәрелде.
Бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев Россия Федерациясенең 4 федераль округында федераль университетлар төзү турындагы Указга кул куйды.