ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

23 июньдә  Арча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылды. Аны ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бюст Арча районы иганәчеләре ярдәме белән куелган.

23 июньдә Арчада Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын камилләштерү мәсьәләре буенча коллегия утырышы узды.  Коллегияда катнашучылар квалификация күтәрү, кабаттан әзерләү һәм әзерләү  системасын заманчалаштыру, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик озатып бару үзенчәлекләре, укыту рус телендә алып барылган мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча заманча технологияләр һәм актуаль аспектлар һ.б.турында фикер алыштылар. 

23-24 июньдә Санкт-Петербург шәһәренең Мәгариф комитеты делегациясе Татарстан Республикасы көллиятләре һәм техникумнарында булды. Делегация вәкилләре Казан педагогика көллияте, Казан төзелеш көллияте, П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте, Казан халык һөнәрчелеге  эшләнмәләре техникумы һәм Алабуга политехника көллияте эшчәнлеге белән танышты.

 24-25 июньдә район мәктәпләрендә унберенче сыйныф укучыларының “Чыгарылыш кичәләре“ узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International