23 июньдә Арча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылды. Аны ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бюст Арча районы иганәчеләре ярдәме белән куелган.
Министр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге статусына ия булуын искәртеп, аның республика балалар бакчалары, мәктәпләре өчен милли кадрлар әзерли торган төп уку йорты булырга тиешлеген һәм бу юнәлештә эшнең инде алып барылуын әйтте.
“Бездәге милли рух белем бирү процессында да, тәрбия чараларында да чагылыш таба. 50 ел элек оешып, бүген дә сәхнә тоткан ансамбльләребез, “Тылсым” яшьләр театры, миллилекне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән сәнгать кичәләре студентларның милли рухын баета”, – дип билгеләп үтте Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова.
Педагогия көллиятенә (ул чакта училище) узган гасырның 60 нчы елларында ук Габдулла Тукай исеме бирелгән була. Тик, ниндидер сәбәпләр белән, бу хактагы документлар кайтып җитмәгән. Архивларда эзләнә торгач, 5 ел элек бу документлар табыла.
Бүген шулай ук Энгель Фәттахов катнашында Арча районы Наласа мәктәбен капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасы булды.