23 июньдә Арчада Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын камилләштерү мәсьәләре буенча коллегия утырышы узды. Коллегияда катнашучылар квалификация күтәрү, кабаттан әзерләү һәм әзерләү системасын заманчалаштыру, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик озатып бару үзенчәлекләре, укыту рус телендә алып барылган мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча заманча технологияләр һәм актуаль аспектлар һ.б.турында фикер алыштылар.