24-25 июньдә район мәктәпләрендә унберенче сыйныф укучыларының “Чыгарылыш кичәләре“ узачак.
27 июньдә исә район мәдәният йортында һәм “Чыгарылышлылар паркы“нда районкүләм кичә була. Чарада уку, спорт алдынгыларын, гомумән район тормышында, төрле чараларда актив катнашкан укучыларны бүләкләячәкләр.
Бердәм дәүләт имтиханнарын быел чыгарылыш укучылары уңышлы тапшырды. Рус теленнән 98 баллга кадәр нәтиҗә җыйган чыгарылыш укучысы да бар.