ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Казан федераль университеты базасында «Җир яны астрономиясе һәм космик мирасы» дигән XI Халыкара конференция узачак. Аны Россия Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, РФАнең астрономия институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештыра.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»V Милли чемпионатының республика этабына нәтиҗәләр ясауда катнашачак.

 

Полилингваль белем бирү милли республикалар өчен аерым әһәмияткә ия. Ул туган телләрне үстерергә һәм инглиз телен үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республикада мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә белдерде.

Яңа уку елы башлану белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз рәвештә акча җыю турында ата-аналардан мөрәҗәгатьләр саны артты.  Шуңа бәйле рәвештә исегезгә төшерәбез, закон буенча балалар һәм укучыларның ата-аналарыннан бернинди  акча җыю мөмкин түгел.

Утырыш КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров рәислегендә узды.

Барыннан да элек, КФУ ректоры барлык катнашучыларны яңа уку елы башлану белән котлады.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә 128 меңнән артык яңа урын, 274 меңнән артык – мәктәпләрдә һәм 11,8 меңнән артык өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 2040 елга Казанда барлыкка килергә мөмкин.

 

2019 елның 18 сентябрендә «Сәламәт туклану – актив озын гомер» Бөтенроссия акциясенең региональ этабында 22 җиңүчене бүләкләү булды, ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе белән берлектә үткәрелде. 

Яшүсмерләрнең 20 проценты дәреслекләрдән тыш берни дә укымый - кызыксынулары да, вакытлары да юк. 16 процент укучылар аена берничә тапкыр китап битләрен ача. Гадәттә, бу шул ук мәктәп биремнәре белән бәйле. Аларның 30 проценты гына күңел өчен укый, дип раслый Мәскәү шәһәр педагогика университеты галимнәре. Яшүсмерләрне китап уку белән ничек мавыктырырга? Галимнәр әти-әниләргә биш киңәш бирделәр.

18 сентябрьдә Казан дәүләт энергетика университетында Smart Energy Systems-2019 халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады. Конференцияне оештыручы - Санкт-Петербург политехник университеты.

Россия ИТ-югары уку йорты элеккечә үк «Интеллектуаль робот техникасы системалары», «Финанс технологияләренең программа инженериясе» һәм «Студентлар» түгәрәк хәрәкәтенең 3 профильле олимпиадасын үткәрәчәк. Университет ректоры Александр Тормасов оештыру комитеты рәистәше була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International