Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»V Милли чемпионатының республика этабына нәтиҗәләр ясауда катнашачак.
«Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча V Милли чемпионатның республика этабы 2019 елның 3 июленнән 20 сентябренә кадәр ТР көллиятләре һәм техникумнары базасында урнашкан 23 ярыш мәйданчыгында 46 компетенция буенча узды. Һәр компетенциядә катнашучылар өч категория буенча ярышты: «Мәктәп укучылары», «Студентлар», «Белгечләр».