ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Нейросеть һәр чыгарылыш сыйныф укучысы өчен БДИның үз вариантын булдырачакмы? Кайчан мәктәп имтиханнары компьютер һәм планшетларга күчәчәк? Цифрлы биремнәр нинди булырга мөмкин? Бердәм дәүләт имтиханының ничек үзгәрүе турында "РГ" корреспонденты Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ФИПИ) җитәкчесе Оксана Решетникова белән сөйләшә.

Алексеевск районының Биләр бистәсендә җирле мәктәпнең 110 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бәйрәм чарасына төрле елларда мәктәптә эшләгән чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар, шулай ук авыл халкы чакырылган иде. Укучылар һәм педагоглар кунаклар өчен тарихи ретроспектива һәм концерт әзерләгәннәр иде. Бу көнне мәктәп стеналарында «Мәктәп альбомына карагыз» дип исемләнгән фоторәсемнәр күргәзмәсе эшләде.

1964-1988 нче елларда Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, КХТИ (хәзерге КНИТУ) ректоры Петр Кирпичниковка һәйкәл куелачак. Мондый карар 23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында кабул ителде.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын алу өчен конкурс сайлап алуының 2 нче этабы башланды.

23 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр Татарстанда 2019-2020 уку елының Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этаплары узачак.

2019 елда бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) үткәрүнең өстәмә чоры өзеклекләрсез тәмамланды, барлык имтиханнар да штат режимында узды.

Татарстанның "Байтик"лагере «IT-Jump PRO» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеге һәм эшкуарлык цифрлы лагерена 12-17 яшьлек балаларны җыя. Көзге бушлай сменаларга электрон гаризалар (20 октябрь - 2 ноябрь; 16 - 29 ноябрь) лагерь сайтында кабул ителә. Сменаларда катнашырга теләүчеләрне конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алачаклар.

23-27 сентябрь көннәрендә Россия мәгариф оешмаларында педагоглар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы узачак.

 

«Минем йорт дөньясы» Бөтенроссия патриотик рәсем конкурсы совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына багышланган һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.

Югары уку йортлары арасында «Русская правда» буенча интеллектуаль уен яңа форматта Казанда «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең беренче көнендә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International