«Минем йорт дөньясы» Бөтенроссия патриотик рәсем конкурсы совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына багышланган һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.
Үз эшләрен 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар: гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәпләре, студияләр, түгәрәкләр, колледжлар, лицейлар, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары тәкъдим итә ала.