ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Заманча укытучылар әзерләү һәм аларның һөнәри үсеше ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, шулай ук фәнни-мәгариф оешмаларының төп приоритетларына әверелергә тиеш. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентына еллык юлламасында белдерде.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

НТИ.Junior Түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасына заявка кампаниясе башланды. Ул «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының яңа проекты. Ул беренче тапкыр Казанда 13-15 декабрьдә 182-нче номерлы политехник лицей территориясендә узачак.

6-20 нче сентябрьдә Татарстанда, Россия Федерациясенең белем бирү оешмаларында укучылар арасында экологик белемнәрне популярлаштыру, шулай ук гражданнарның экологик юнәлешле буынын тәрбияләү максатыннан, Бөтенроссия экологик диктантының төбәк этабы үткәрелде.

«Цифрлы алгарыш» конкурсының мәктәп номинациясендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән 100 команда – 500 бала катнашачак.

Татарстанда «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү оешмасының иң яхшы педагогы» грантын билгеләү буенча бәйге булып узды.

27-29 нчы сентябрь көннәрендә «Казан Экспо» да узачак «Цифрлы алга китеш» конкурсының финалы кысаларында 48 сәгатьлек хакатоннан тыш белем бирү һәм эшлекле программалар да узачак.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар юнәлешләр буенча балаларны әзерләү буенча «Үсеш нокталары» белем бирү үзәкләре Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә 97 авыл мәктәбе базасында эшли башлаячак. Биш елдан соң республикада шундый 300 үзәк барлыкка киләчәк.

Казан акрынлап WorldSkills һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздырганнан соң көндәлек тормыш ритмына әйләнеп кайта. Хәзер оештыручылар Россия Мәгариф  министрлыгы белән берлектә чемпионат мирасын, барыннан да элек, кыйммәтле җиһазларны ничек файдалану программасын эшлиләр.

 

19-21 сентябрьдә Саранскида балалар йортларына һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны социаль адаптацияләүгә ярдәм итү, «Балачакны кире кайтару» буенча округ фестивале узды. Анда Идел буеның унөч субъектыннан ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче 500 дән артык бала катнашты. 

Югары икътисад мәктәбе  институты тикшеренүләре буенча, Татарстан халык саны буенча  студентларның өлеше иң зур булган ун төбәк арасына керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International