26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашты һәм аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырады.
23 сентябрьдә «Россия ел укытучысы – 2019» Бөтенроссия конкурсының рәсми сайтында конкурс сынауларының онлайн-трансляциясе старт алды. Педагогик ярышның йомгаклау этабын турыдан-туры карау өчен реаль вакыт режимында өч тур да ачык булачак.
26 сентябрьдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрәчәк.
2019/2020 уку елында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына 1292 студент кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
Ул 1944 елда Казан дәүләт университеты доценты Е.К. Завойский тарафыннан ачылган (агымдагы елда әлеге күренеш ачылуга 75 ел тула) электрон парамагнит резонансын куллану яисә үстерү өчен зур өлеш керткән өчен бирелә.
Абитуриентларның 57% ы документларны быел Россиянең бер вузына гына тапшырган. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү идарәсе башлыгы Игорь Круглинский хәбәр итте.
2 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә узачак студентларның педагогик отрядларының VI Бөтенроссия форумында Татарстаннан җиде студент катнашачак. Бу хакта «Россия студентлар отрядлары» оешмасының республика бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
26 сентябрьдә Казанда психологик ярдәм көне оештырылачак.
Быел “Татарча диктант " белем бирү акциясенә Татарстанда яшәүче 70-80 мең кешене җәлеп итү планлаштырыла.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте регионнарга 2019/2020 нче уку елында йомгаклау иншасын әзерләү һәм үткәрү буенча методик тәкъдимнәр әзерләп җибәрде. Тәкъдимнәр РФ субъектларының мәгариф белән идарә итү органнары, мәгариф оешмалары, йомгаклау иншасында катнашучылар һәм йомгаклау иншасын тикшерүдә катнашучы экспертлар өчен эшләнгән.