2019/2020 уку елында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына 1292 студент кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
«Без 2019 елгы кабул итү кампаниясен төгәлләдек. Быел 1 курска 1292 студент кабул ителгән. Бюджет нигезендә без - 365, түләүле 927 студент кабул иттек. Кабул ителгән студентларның 455е – чит ил студентлары», - дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов.