26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашты һәм аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 22-27 августында Казанда «Казан Экспо» МКҮ мәйданчыгында 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узды.