Архивчылар белем бирү учреждениеләренең эш башкару хезмәтләре белгечләре белән эшләү серләре белән уртаклашачак

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

26 сентябрьдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрәчәк.

Эш башкару хезмәтләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, гомуми белем бирү мәктәпләре, интернат-мәктәпләр, балалар йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары белгечләренә архив документлары туплануы, документларның исәпкә алынуы һәм сакланышы тәэмин ителүе, эшләр формалашуы, даими саклау эшләре исемлекләре төзелүе турында сөйләячәкләр. Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре шул исәптән архив тармагын нинди законнар белән җайга салулары турында да беләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International