2 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә узачак студентларның педагогик отрядларының VI Бөтенроссия форумында Татарстаннан җиде студент катнашачак. Бу хакта «Россия студентлар отрядлары» оешмасының республика бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Россиянең 45 төбәгеннән барлыгы 400 яшь вәкил катнашачак. Студентлар отрядлары әгъзаларыннан тыш, алар арасында федераль әһәмияттәге балалар сәламәтләндерү лагерьлары һәм үзәкләре хезмәткәрләре, шулай ук вожатыйлар да бар.