Абитуриентларның 57% ы документларны быел Россиянең бер вузына гына тапшырган. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү идарәсе башлыгы Игорь Круглинский хәбәр итте.
"Югары уку йортларына укырга керүче абитуриентларның яртысыннан артыгы алдан ук вузны сайлау белән билгеләнә, ягъни быелгы абитуриентларның 57% тан артыгы документларны бары тик бер вузга гына тапшырган", - диде Круглинский.