26 сентябрьдә Казанда психологик ярдәм көне оештырылачак.
Чара кысаларында барлык теләүчеләр, балалар яисә олылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән аралашу, яшүсмерләр арасындагы конфликтларга җавапларны конфиденциаль шартларда ала алалар. Моннан тыш, һәркем бу өлкә белгечләреннән консультация һәм рекомендацияләр ала ала.