27-29 нчы сентябрь көннәрендә «Казан Экспо» да узачак «Цифрлы алга китеш» конкурсының финалы кысаларында 48 сәгатьлек хакатоннан тыш белем бирү һәм эшлекле программалар да узачак.
"Хакатоннан тыш, бездә эшлекле программа планлаштырылган. Төрле темаларга 18 мастер-класс булачак», — дип хәбәр итте «Цифрлы алга китеш» проекты җитәкчесе Олег Мансуров.