«Цифрлы алгарыш» конкурсының мәктәп номинациясендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән 100 команда – 500 бала катнашачак.
«Мәктәп номинациясенең приз фонды 550 мең сум тәшкил итә. Командалар ике яшь категориясендә – 8 һәм 9, 10 һәм 11 сыйныфлар арасында ярышачак. Җиңүчеләр техника алу өчен сертификатлар, шулай ук белем бирү курслары рәвешендә бонуслар алачак, бу аларга Иннополис университетының иң яхшы белем бирү программалары буенча ерактан ук шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Казан ачык талантлар университеты башкарма директоры Айдар Акмалов.