Казан акрынлап WorldSkills һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздырганнан соң көндәлек тормыш ритмына әйләнеп кайта. Хәзер оештыручылар Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә чемпионат мирасын, барыннан да элек, кыйммәтле җиһазларны ничек файдалану программасын эшлиләр.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова сүзләренә караганда, партнер-компанияләр бу чемпионатка 2,7 миллиард сум керткән. "Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге" КБАО генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин раслаганча, бу барлык чыгымнарның 60 проценты дигән сүз. Калганын, шул исәптән ярышлар өчен чыгым материалларын да кабул итүче як тәэмин итте.