Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләр “Балачакны кайтарырга " конкурсы лауреатлары булдылар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

19-21 сентябрьдә Саранскида балалар йортларына һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны социаль адаптацияләүгә ярдәм итү, «Балачакны кире кайтару» буенча округ фестивале узды. Анда Идел буеның унөч субъектыннан ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче 500 дән артык бала катнашты. Фестиваль дүрт конкурс юнәлешен берләштерә – «МастерОК» гамәли иҗат округ күргәзмәсе, «Акыл палатасы» интеллектуаль-үстерү уены, «Балачак йолдызлары» балалар иҗаты конкурсы («Вокал», «Бию», «Нәфис сүз» һәм «Оригиналь жанр» номинацияләре) һәм «Идел буе спорт Олимпы» спартакиадасы (волейбол, мини-футбол, җиңел атлетика эстафетасы, шашка һәм өстәл теннисы буенча ярышлар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International