Республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын алу өчен конкурс сайлап алуының 2 нче этабы башланды.
23 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр эксперт комиссиясе Татарстан Республикасының 40 белем бирү оешмасында булачак. Әлеге этап кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыруга карата алымнарның системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс ягыннан тәэмин ителеше, әлеге юнәлеш буенча мәгариф оешмасының тәкъдим ителгән эш рәвешләренең күптөрлелеге һәм оригинальлеге, балаларга дәүләт телләрен өйрәтү методикалары һәм технологияләре һ.б. бәяләнә.