1964-1988 нче елларда Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, КХТИ (хәзерге КНИТУ) ректоры Петр Кирпичниковка һәйкәл куелачак. Мондый карар 23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында кабул ителде.
Танылган галимгә, югары белем һәм фәнне оештыручыга мемориал урнаштыру турындагы тәкъдим КНИТУ җитәкчелеге тарафыннан кертелгән иде. Комиссия әгъзалары алдында П.А. Кирпичников музее директоры, КНИТУ профессоры Любовь Зенитова чыгыш ясады.
Яңа монумент Казанда «А» уку корпусы каршында (Карл Маркс ур., 68 йорт) төзеләчәк, анда институт ректоры буларак П.А. Кирпичниковның эш кабинеты урнашкан.