23 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр Татарстанда 2019-2020 уку елының Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этаплары узачак.
Ел саен 5-11 сыйныф укучылары 36 фән буенча олимпиадада актив катнашалар. Яшьрәк катнашучылар да бар. Тормыш иминлеге нигезләре буенча ярышлар - 3, математика, инглиз һәм рус телләре буенча 4 сыйныфта башлана.
Икенче баскычка узу өчен олимпиаданы оештыручылар тарафыннан билгеләнә торган баллар бусагасын үтәргә кирәк.