Полилингваль белем бирү милли республикалар өчен аерым әһәмияткә ия. Ул туган телләрне үстерергә һәм инглиз телен үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республикада мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә белдерде.
“Реформаторларга һәрвакытта да җиңел түгел, әмма без гамәлдәге хокукый кысаларда кимендә өч телдә белем бирү концепциясен эшләдек", – диде Минтимер Шәймиев.