Соңгы 7 елда Казанда 200 мәгариф объекты: 135 мәктәп һәм 65 балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендәге республика программалары ярдәмендә мондый нәтиҗәләргә ирешелде.
Яңа уку елында Казанның икенче сыйныф укучыларына яшь эколог көндәлекләре таратылачак, алар укучыларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтәчәк.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында бу уку елы башына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы номерлы шәһәр мәктәбе, шулай ук авыл җирлегендә - Түбән Биеш, Кадыр, Аксар һәм Савәли мәктәпләре яңартылачак.
«IT-cube» балалар иҗат үзәгендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында IT-һөнәрләргә бушлай уку курсларына укучылар җыялар.
Түбән Кама халкы аларның микрорайоннары территориясендә урнашкан яңа белем бирү объектларының инфраструктурасыннан, шул исәптән «Тема 37» яңа мәктәбенең мөмкинлекләреннән файдалана алачак.
WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында катнашучылар конкурстан тыш санитар җайланмалар һәм ванна бүлмәләре җыйдылар, аннары алар Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында урнаштырылачак.
Россия мәгариф министры Ольга Васильева 45 нче WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык дөнья чемпионатын оештыруга югары бәя бирде. Бу хакта ул «Татар-информ»МА хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында белдерде.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узучы һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ярышларына бару өчен ярышлар сайтында бушлай билет алырга кирәкми. Бу хакта Чемпионатны оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм тренерларга Россия Федерациясе Президенты премияләрен түләү кагыйдәләрен раслады.
Бөгелмәнең 35 нче «Дельфин» балалар бакчасы «Россиянең иң яхшы балалар бакчалары-2019» Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды.