20 июньнән Россиянең югары уку йортлары абитуриентлар документларын кабул итә башлый. Узган елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча Россия вузларында бер урынга уртача 9,1 кеше дәгъва кылган. Уртача балл 69,1 тәшкил итте.
Биология һәм информатика буенча бердәм дәүләт имтиханы 13 июньдә штат режимында, җитди тайпылышлар һәм хокук бозуларсыз узды. 1 июльгә кадәр БДИның төп чоры барлык фәннәрне тапшыру өчен резерв көннәрне дәвам итәчәк.
Гомумроссия халык фронты (ГХФ) һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Профстажировкалар 2.0" проектының яңа платформасы студентларга компанияләрнең гамәли биремнәре буенча курс һәм диплом эшләре әзерләргә һәм эшкә урнашу перспективасы белән практик тәҗрибә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Лаеш муниципаль районында район мәгариф оешмаларын планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лия Хөсәенова, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Волонтер булган яшь педагогларны "Рус теле илчеләре" программасына конкурс нигезендә сайлап алачаклар. Жюри 3 июльгә кадәр 18-30 яшьлек студентлар, аспирантлар яки югары уку йортларын тәмамлаучылардан гаризалар кабул итә.
Химия һәм тарих буенча 2019 елгы БДИ нәтиҗәләре узган елгыдан бик азга гына югары. Химия буенча уртача тест баллы - 1 баллга, тарих буенча – 2,5 баллга артты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының кайбер объектларында булды. ТР Президенты югары уку йорты биналарында ремонт эшләренең барышы, шулай ук яңа корылмалар төзү планнары белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Республиканың Әлмәт районында авыл укытучылары өчен ике яңа күп фатирлы торак йорт яраклылык турында бәяләмә алды.
Университетта Татарстан Республикасында югары техник белем алуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Юбилей датасы 1919 елда Казан политехника институтын ачу белән бәйле. Бу төбәктә инженерлык юнәлешендә беренче югары уку йорты 1890 елда гамәлгә куелган Казан берләшкән сәнәгать училищесы базасында оештырылган (киләсе елга әлеге вакыйганың 130 еллыгы билгеләп үтеләчәк).
14 июньдә Казанда Татарстан Республикасы балалар китапханәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган «Милли байлык буларак балалар уку» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Аның эшендә Россия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Веденяпина, бөтен илдән балалар китапханәләре җитәкчеләре, Татарстан язучылары һәм китап индустриясе белгечләре катнашты. Фикер алышына торган темалар арасында: балалар укуын үстерүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары, балаларның белем дәрәҗәсен күтәрү, эш тәҗрибәсе белән алмашу темалары бар иде.