Биология һәм информатика буенча БДИ штат режимында узды

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Биология һәм информатика буенча бердәм дәүләт имтиханы 13 июньдә штат режимында, җитди тайпылышлар һәм хокук бозуларсыз узды. 1 июльгә кадәр БДИның төп чоры барлык фәннәрне тапшыру өчен резерв көннәрне дәвам итәчәк.

Биология буенча БДИда катнашу өчен 139 мең кеше гариза биргән, шул исәптән агымдагы елда 136 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Әлеге фән буенча БДИ Россиядә һәм чит илләрдә 2956 имтихан үткәрү пунктында узды. Информатика һәм ИКТ буенча БДИда 90 меңгә якын катнашучы теркәлгән, шуларның 88 меңе – агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары. Имтихан үткәрү өчен 2567 ИҮП җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International