Әлмәт районында авыл укытучылары өчен ике яңа йорт төзелде

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Республиканың Әлмәт районында авыл укытучылары өчен ике яңа күп фатирлы торак йорт яраклылык турында бәяләмә алды.

Габдрахман авылында Совет һәм Исламов урамнары буенча ике катлы торак йортлар төзелгән һәм тулысынча проект документлары таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килә.

Һәр бинаның гомуми мәйданы 612,33 квадрат метр тәшкил итә. Аларда дүртәр фатир урнашкан. Йортлар авыл мәктәбе укытучыларын урнаштыру өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International