Бөтен илдән балалар китапханәләре җитәкчеләре Казанда балалар укуын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

14 июньдә Казанда Татарстан Республикасы балалар китапханәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган «Милли байлык буларак балалар уку» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Аның эшендә Россия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Веденяпина, бөтен илдән балалар китапханәләре җитәкчеләре, Татарстан язучылары һәм китап индустриясе белгечләре катнашты. Фикер алышына торган темалар арасында: балалар укуын үстерүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары, балаларның белем дәрәҗәсен күтәрү, эш тәҗрибәсе белән алмашу темалары бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International