ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2017нче елның 26нчы гыйнварында, 11.00 сәгатьтә  булачак укытучылар өчен кышкы мәктәпнең I сменасы ачылачак. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре республика профсоюзы рәисе Юрий Прохоров, Казан сәләтләр ачык университеты директоры Айдар Акмалов катнашачак.


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Кадерле студентларр!

Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән тәбрик итәм! Бүген Татарстанның  200 меңнән артык егете һәм кызлары үзләренең беренче һөнәри бәйрәмнәрен блгеләп үтә. Сезнең каршыгызда зур максатлар тора: белем җыю, мөгаллимнәрегезнең иң яхшы тәҗрибәсен алу, аны киләчәк һөнәрегездә уңышлы куллану.

Бердәм дәүләт имтиханы ул даими үзгәртелә торган күренеш булырга тиеш түгел. Шуңа да быел әлеге сынауда әллә ни зур яңалыклар көтелми. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында 2017 елда Татарстанда Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләренә багышланган Матбугат конференциясендә сөйләделәр.


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм Дж. Максвелл исемендәге республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2-17нче елның 20нче гыйнварында узды.

Авиация тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә 2017нче елның 19нчы гыйнварында Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсендә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф үсеше буенча сөйләшү булды.

Игътибар! "Белем дөньясы" тапшыруының 20нче гыйнварда ТНВ телеканалында чыгарга тиешле чираттагы чыгарылышы, Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән "Татарлар" тапшыруы күрсәтелү сәбәпле, шимбәгә - 21нче гыйнварга күчерелә. 

 


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017нче елның 10-13нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017нче елда оештырырга планлаштырылган балаларның җәйге ялы программалары проектларын яклауны оештырды.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2017нче елның 17нче гыйнварында хокук буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм Республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International