ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Казанның 4 мәктәбендә кытай телен өйрәнү проекты эшли башлады. Бу хакта бүген Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдерде. "Балалар, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек бу предмет белән кызыксына. Әлеге мәктәпләр мисалында нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне карыйбыз һәм алга таба барачакбыз", - диде ул.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Зәй районына эш сәфәре кысаларында Зәй политехника көллияте базасында энергетика өлкәсендә ресурс үзәген ачу тантанасында катнашты. 

 Яңа уку елыннан икенче чит ил теле беренче мәртәбә мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтенә кертелгән. “1 сентябрьдән 5нче сыйныфлар яңа стандарт буенча укуга күчә. Анда икенче чит ил теле мәктәп программасының мәҗбүри элементы буларак теркәлгән”, – дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов “Российская газета”га биргән интервьюсында. Министр искәртеп узганча, мәктәпләргә күчеш чоры каралган, чөнки әлегә барлык төбәкләр дә бу төр үзгәрешләргә әзер түгел.

Татарстан Республикасында яңа уку елында 1 нче класска 43 мең 364 бала укырга керә, аларның 13,5 меңе – Казанда (2014 елда 1 нче класска 40 мең 239 бала кергән, шул исәптән Казанда – 12 мең).
Казанда мәгариф учреждениеләре яңа уку елында балаларны һәм укучыларны кабул итәргә әзер, дип белдерде бүген журналистларга Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.

28
август, 2015 ел
җомга
Әлки мәктәпләре бал сатып, акча эшли белә. Быел да ярминкә зур активлык белән узды, мәктәпләрнең барысы да үз товарлары белән катнашты.
Татарстанның Югары Ослан районында узган студентлар мәгариф форумында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов булды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җәмәгать оешмалары арасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проект конкурсын игълан итә. Грантның күләме 250 мең сумны тәшкил итә.

Яр Чаллыда I курс студентлары өчен Белем көне беренче тапкыр яңа форматта уздырылачак. Аерым алганда, шәһәрдә 1 сентябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында югары белем бирү йортларының I курс студентлары өчен Белем көне шәһәр бәйрәме рәвешендә үткәрелә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җәмәгать оешмалары арасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проектка бәйге игълан итте. Грантның күләме  — 250 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International