Казанның 4 мәктәбендә кытай телен өйрәнү проекты эшли башлады.
Бу хакта бүген Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдерде. "Балалар, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек бу предмет белән кызыксына. Әлеге мәктәпләр мисалында нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне карыйбыз һәм алга таба барачакбыз", - диде ул.
Идарә башлыгы сүзләренә караганда, кытай телен 18 нче һәм 35 нче мәктәпләрдә, 1 нче һәм 6 нчы гимназияләрдә өйрәнәчәкләр. Кытай теле дәресләре атнага 1-3 сәгать керәчәк. Укучыларны тел белгечләре һәм Кытайда стажировка узган Казан вузларын тәмамлаучылар укытачак.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, Казанда кайбер мәктәпләрдә немец, француз, гарәп, испан телләре өстәмә дәрес буларак укытыла.