Әлки мәктәпләре бал сатып, акча эшләгән

2015 елның 28 августы, җомга

Әлки мәктәпләре бал сатып, акча эшли белә. Быел да ярминкә зур активлык белән узды, мәктәпләрнең барысы да үз товарлары белән катнашты.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия яшелчә, үзләре пешергән камыр ашлары, тозлаган консервлар алып чыккан иде. Татар Борнае мәктәбе сарымсак, суган, тавык түшкәләре, сөт, эремчек сатты. Барысында Югары Колчурино мәктәбе уздырган –17 банка бал сатып, 17 мең сум акча эшләгәннәр мәктәп вәкилләре. Ярминкәдә 22 мәктәп катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International