ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2015 ел
җомга
Татарстанда белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү һәм яңаларын төзү программалары гамәлдә булачак, ресурс үзәкләрен булдыру программасы исә төп проектларның берсе булып калачак. Киләсе уку елы республиканың белем бирү өлкәсендә абруен үстерүгә юнәлдерелгән ел булыр дип көтелә. Бу хакта бүген Бөгелмәдә узган фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов игълан итте.
Бу минутларда Татарстанның Бөгелмә каласында фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре һ.б. катнаша.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Татрстанның Бөгелмә районына килде.

20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
21 августта Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты  вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырылачак. 

“Иң күп китап укучы мәктәп укучысы” II республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләрне узган уку елында китапханәдән иң күп китап алып укучылар арасыннан билгеләгәннәр.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе

18 августта  Татарстанның Лаеш районында өч балалар бакчасы ачылды. Аларның һәрберсе 140ар урынга исәпләнгән. Сокура авылында урнашкан балалар бакчасын ачуда РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. 

Татарстанның   мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт 98 процент башкарылган, 64 мәгариф оешмасында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Әтнә, Алексеевск, Яңа Чишмә, Әлки районнарында һәм Казанның берничә мәктәбендә эшләр сроктан артта кала,  шулай да, 25 августка төгәлләргә планлаштыралар.
Ел саен уздырыла торган мәгариф хезмәткәрләренең шәһәркүләм август конференциясенең пленар утырышы Казанда 27 августта узачак. Конференциянең төп фикер алышу темасы – “Заманча мәгариф: тигез мөмкинлекләр – инновацион технологияләр – шәхси җаваплылык”.
Россия җыелмасы 2019 елда Казанда уздырылачак һөнәри осталык буенча “WorldSkills International” дөнья чемпионатында югары нәтиҗәгә өметләнә ала, дип саный РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгындагы Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда ислам динен рәсми кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе конференцияләр залында кичә II Халыкара кыр археология мәктәбе үзенең эшен башлады. Анда дөньяның 25 иленнән 100 яшь галим-тикшеренүче катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International