Дмитрий Ливанов: “Россия 2019 елда Казанда уздырылачак “WorldSkills International” чемпионатында югары нәтиҗәгә өметләнә ала”

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

Россия җыелмасы 2019 елда Казанда уздырылачак һөнәри осталык буенча “WorldSkills International” дөнья чемпионатында югары нәтиҗәгә өметләнә ала, дип саный РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.

“Киләсе 4 елны чемпионатта чыгыш ясаячак җыелма команданы әзерләү өчен генә түгел, эшче һөнәрләрне пропагандалау һәм үз эшләренең осталары булган кешеләрнең абруен күтәрү өчен дә файдалану мөһим,” – диде Ливанов быел Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә уздырылган дөнья чемпионатында катнашкан Россия командасы белән очрашуда.

Аның сүзләренчә, “WorldSkills” чемпионатында икенче мәртәбә катнашкан Россия җыемасы яхшы нәтиҗәгә иреште. “2013 елда без илләрнең бишенче дистәсендә булсак, бу юлы 14 урынны яуладык – бу бик зур алгарыш. Безгә илебезнең икътисад өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә алдынгы урында булуы мөһим”, – дип билгеләп узды министр.

Очрашу барышында җыелма командадагылар әзерләнү өчен вакыт җитмәве турында зарланып алды. Кайберәүләр нибары 2-3 ай гына әзерләнгән. Алар фикеренчә, чемпионатка әзерлек вакыты, ким дигәндә, 1 ел булырга тиеш. РФ мәгариф һәм фән министры, үз чиратында, Россия җыелмасының ярышларга әзерлегенә зур игътибар биреләчәк, дип ышандырды. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Анападагы “Смена” лагере базасында ярышларда катнашучылар өчен күнегүләр үзәге булдыру мөмкинлеге карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International