ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2015 ел
чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләргә, 2015-2016 уку елында 9нчы сыйныф укучылары 4 фән буенча дәүләт имтиханы тапшырачагын хәбәр итеп, хатлар юллаган, дип яза “Российская газета”. Аерым алганда, укучылар тапшырырга тиешле итиханнарның икесе мәҗбүри (рус теле, математика), икесе сайлап алынган фәннәр (физика, химия, биология, рус әдәбияты, география, тарих, җәмгыять белеме, чит ил телләре, информатика) буенча була. Дөрес, бу уку елында аттестат алу өчен укучыларга рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау сынавын уңышлы узу да җитә. Ә менә 2016-2017 уку елында исә сайлап алынган фәннәр буенча тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Сынауны “икеле”гә тапшырган укучыларга имтиханны яңадан тапшыру рөхсәт ителәчәк.


17
август, 2015 ел
дүшәмбе
21 августта Бөгелмә шәһәрендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырылачак. Быелгы киңәшмә “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына багышлана.

15
август, 2015 ел
шимбә
Яшел Үзәннең механика көллияте бинасында ресурслар үзәге ачылды.
Әлеге үзәк районыбызның эре сәнәгать тармагы өчен югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләп чыгару белән шөгыльләнәчәк.

14
август, 2015 ел
җомга
13 август Бөгелмәдә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары” темасына секция утырышы уздырылды. Чарада мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре өчен җаваплы методистлары, белгечләре, балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты. Алар Бөгелмә районы мәктәпкәчә белем бирү йортларында булды, хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышты һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашырудагы төп ысуллар турында фикер алышты.

13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
10 августа Казан 2019 нчы елда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру хокукына ия булды. WorldSkills Competition-2019 хуҗабикәсе булган ил Сан-Паулуда (Бразилия) узган WorldSkills Генераль Ассамблеясы утырышында ачыкланды. Татарстанның чираттагы уңышы уңаеннан  ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистларга шәрехләмә биреп, бу вакыйганың безнең өчен шатлыклы һәм әһәмиятле булуын ассызыклады.

Түбән Кама укучылары яшь геологларның Төмәндә уздырылган Х бөтенроссия кыр олимпиадасында җиңү яулады, диелә ТРның Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылы мәктәбенең 135 еллыгына багышланган олы бәйрәм чарасы булып үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына бик күп кунаклар – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкил, район җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыгып, Татар Бизнәсе авылы данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр җыелган иде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Болгарга эш сәфәрендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.


КФУның Алабуга институты Кырым һәм Әзербайҗан югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәчәк. Бүген вузда Кырым федераль университетының Гуманитар педагогик академиясе һәм Баку мәгариф проблемалары институты белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Тантана Алабугада уздырыла торган халыкара укытучылар фестивале кысаларында үтте.
Түбән Кама районында ел саен уздырыла торган "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республикакүләм акциясе дәвам итә. 12 августта яңа портфель һәм канцелярия кирәк-яраклары белән Югары Чаллы авылы мәктәбенең 11 беренче сыйныф укучысы бүләкләнде. Чара "Веста" балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International