Тиздән Кама Аланы беренче сыйныф укучылары яңа портфельле булачак

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Түбән Кама районында ел саен уздырыла торган "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республикакүләм акциясе дәвам итә. 12 августта яңа портфель һәм канцелярия кирәк-яраклары белән Югары Чаллы авылы мәктәбенең 11 беренче сыйныф укучысы бүләкләнде. Чара "Веста" балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән иде.  22 август көнне Кама Аланыннан 22 беренче сыйныф укучысы да яңа портфельле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International