КФУның Алабуга институты Кырым һәм Әзербайҗан югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәчәк. Бүген вузда Кырым федераль университетының Гуманитар педагогик академиясе һәм Баку мәгариф проблемалары институты белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Тантана Алабугада уздырыла торган халыкара укытучылар фестивале кысаларында үтте.
Аерым алганда, вузлар инклюзив белем бирү, Алабугада халыкара полимәдәни лаборатория үсеше кебек мәсьәләләрдә хезмәттәшлек итәчәк. Моннан тыш, Алабуга студентлары Кырым ярымутравында археологик практикаларда, халыкара конференцияләрдә катнаша ала.
Шуны искәртеп узу зарур: бүгенгә Алабуга институты Россия, шулай ук Төркия, Германия һәм АКШ вузлары белән җәмгысе 40лап килешү имзалаган.