Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылы мәктәбе 135 еллыгын билгеләде

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылы мәктәбенең 135 еллыгына багышланган олы бәйрәм чарасы булып үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына бик күп кунаклар – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкил, район җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыгып, Татар Бизнәсе авылы данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр җыелган иде.

Мәктәпнең юбилей бәйрәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе Илдар Яруллин катнашты. Ул министр Энгель Фәттахов исеменнән Татар Бизнәсе мәктәбенең яшь буынны тәрбияләү һәм белемле итүдә керткән өлеше өчен юллаган Рәхмәт хатын укыды. Башлангыч сыйныф укытучысы Нәфисә Мөдәррисовага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

“Авылның күрке һәм киләчәген дәвам иттерүче булып мәктәп тора. Мәктәп олы шәхесләре белән горурлана ала икән, димәк, үзенең эшчәнлеге белән дә лаеклы горурлана ала дигән сүз. Киләчәктә дә белем бирү өлкәсендә бары уңышларга гына ирешеп эшләвегезне телим”, - дип хөрмәт сүзләрен белдерде Илдар Яруллин.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та Татар Бизнәсе авылы халкын олы бәйрәм белән котлап, район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен әйтте, Рәхмәт хатлары тапшырды. Белем бирү өлкәсендә хөрмәт казанган мәртәбәле ветеран-укытучыларга хөрмәтен белдерде, исәнлек белән гомер итүләрен теләде. 
Авыл халкын алтынчы елдан бирле бергә туплап, бер мәйданга җыеп, аның тарихын, шәхесләрен барлаган, Татар Бизнәсе авылы мәктәбенннән белем алып чыккан күренекле шәхесләрнең берсе, Казан шәһәренең Идел буе районы 18 нче хастаханәсенең баш табибы, РТныңһәм РФның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Рөстәм Бакиров шушы мәктәпне тәмамлап чыгуы белән чиксез горурлануын, белем биргән мөгаллимнәргә чиксез рәхмәтле булуын әйтеп, мәктәбенә гаиләсе исеменнән принтер бүләк итте.

“Күрәсең, белем биргән укытучыларымның үрнәге шулкадәр көчле булган, гомеремнең 41 елы педагогик хезмәттә үтте, дип сүз алды укытучы-ветеран Рәшит Айсин. - Бүген укытучылар, сыйныфташлар өчен зур бәйрәм. Бер күрешү - бер гомер, диләр. Авылыбызның тарихын барлаган шәхесләребезгә олы рәхмәт”, - диде ул.

40 елга кадәр хезмәт стажлары булган ветеран укытучылар Флера Мөдәррисова, Хатирә Хөснетдинова да зур дулкылану белән үткәннәрне горурланып сөйләделәр.

Бу көнне авыл уртасында оештырылган мәйдан сәхнәсеннән дә җырланган җырлар, башкарылган биюләр, шигырьләр сөйләүләр әнә шул үткәннәргә барып тоташты. Сәхнәгә күтәрелгән һәркем мәктәп укытучыларына олы рәхмәтләрен белдерде, горурлануларын әйтте, диелә район газетасы мәкаләсендә.

Белешмә өчен. Тарихи мәгълүматларга караганда, Татар Бизнәсе авылында 1880 елда гарәп телендә ике мәдрәсә ачыла. Анда 42 укучы була, аларга белем дәресләрен муллалар укыта. 1900 елда тагын бер мәдрәсә ачылып, укучылар саны 65кә җитә. 1928 елда башлангыч мәктәп оештырыла. 1939 елда ул җидеелык итеп үзгәртелә. 1959 елда авылда өч мәктәп бинасы була. Аларда 12 укытучы эшләгән. Иске мәктәпнең әлеге бинасы исә 1958 елда төзелә. Мәктәп директоры вазифасын Фәткыл Закир улы Фәизов башкара. 1969 елда мәктәп сигезьеллыкка, 1989 елда тугызъеллыкка, 1990 елда урта мәктәпкә әйләнә. 2007 елда авылда яңа мәктәп бинасы төзелә. Кызганычка каршы, 2011 елдан балалар саны азаеп, мәктәп башлангыч белем бирү учреждениесе буларак кала. Хәзерге вакытта мәктәптә 14 бала белем ала. Мәктәп белән бер түбә астында урнашкан балалар бакчасына 10 бала йөри. Агымдагы уку елында 1 нчы сыйныфка 4 бала киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International