ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.
2015 елның 12 августында Яшел Үзән шәһәрендә урта, югары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, сәнәгать предприятияләре башлыклары Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе секциясе утырышы кысаларында республикада һөнәри белем бирүдә инновацион инфраструктуралар үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышты.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
24-29 август көннәрендә Татарстанның Югары Ослан районында студентлар белем бирү форумы уздырыла. Анда республиканың меңнән артык студенты һәм абитуриенты катнашыр дип көтелә. Чара ТР Президенты йөкләмәсе белән үткәрелә.

Бүген Алабугада ТРда Физика һәм математика елын ябу тантанасы уздырылды. Мәдәният сараенда республиканың иң яхшы педагоглары бүләкләнде. Алар арасында – республика конкурсларында призлы урыннар алган, БДИны 100 баллга тапшыручыларны әзерләгән, “Мәгариф” илкүләм проектының сайлап алу конкурсы лауреатлары булган физика һәм математика укытучылары.


10
август, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 10-12 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында VI Халыкара укытучылар фестивале уза. Фестивальдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү учрежденияләре белән актив хезмәттәшлек итүче галимнәр һәм чит ил белгечләре катнаша.
Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе уза. Акция 2015 елның 22 июленнән 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге хәйрия акциясе мәктәп китапханәләре фондын укыту-методик, фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият белән баету максатыннан үткәрелә.

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәтендә 2015 елның сентябрь-октябрь айларында  мәҗбүри фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын кабат тапшыру мөмкинлеге булачак дип хәбәр иттеләр. Күрсәтелгән вакыт аралыгында БДИ тапшыру өчен укучыга гаризада кирәкле фәнәрне күрсәтергә кирәк. Ә гаризаны 2015 елның 25 августыннан 12 сентябренә кадәр теркәлү урынына тапшыру мәҗбүри. 


7
август, 2015 ел
җомга
2015 елның 3 августыннан 9 августына кадәр Актаныш районында «Агыйдел» II Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы уза. Форумда Татарстан, Башкортостан, Кыргызстан, Марий Эл, Удмуртия Республикалары, Самара, Киров, Оренбург, Ульян өлкәләре һәм Пермь краеннан килгән 300 гә якын сәләтле укучы катнаша.
5-6 август көннәрендә Түбән Камада беренче тапкыр педагогик идеяләр ярминкәсе уздырылды. Шәһәрнең 83нче балалар бакчасы базасында үткәрелгән ярминкәсенең төп темасы балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү иде.

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәчелек буенча федераль хезмәт өстәмә тикшерүләр үткәреп, студентлар кабул итүгә тыюны бозган вузларга карата административ чаралар күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International