Бүген Алабугада ТРда Физика һәм математика елын ябу тантанасы уздырылды.
Мәдәният сараенда республиканың иң яхшы педагоглары бүләкләнде. Алар арасында – республика конкурсларында призлы урыннар алган, БДИны 100 баллга тапшыручыларны әзерләгән, “Мәгариф” илкүләм проектының сайлап алу конкурсы лауреатлары булган физика һәм математика укытучылары.
Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр 50дән артык кешегә тапшырылды.
Шулай ук бүген Татарстанның физика һәм математика буенча иң яхшы белем бирү үзәкләрен игълан иттеләр. Җиңүчеләр рәтендә – Яр Чаллының 26нчы гимназиясе, КФУның IT-лицее, КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей, Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе һ.б. Әлеге белем бирү йортларына 10ар мең сумга сертификат тапшырылды.