ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
24 нче августтан 29 нчы августка кадәр Татарстанның Югары Ослан районында студентларның белем бирү форумы узачак. Анда республиканың 1 меңнән артык студент һәм абитуриенты катнашачак.
2015 елның 6 августында 14.00 сәг-тән 16.00 сәг-кә кадәр Сарман муниципаль районының Җәлил поселыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы юристлары мәгариф өлкәсенә караган сораулары булган кешеләр өчен бушлай юридик консультация уздырачак.

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында урнашкан, палаткалы шәһәрчек тибындагы II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген, ягъни 4-нче август көнне, уку-укыту программасы старт алды һәм рәсми ачылыш тантанасы гөрләп үтте.

4
август, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 3 августында Актаныш районына эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 140 урынлык яңа “Тылсым” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев озата йөрде.
Объект “Бәләкәч” президент программасы кысаларында төзелде.
2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан “Костер” республикакүләм балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәгендә I балалар һәм ата-аналар сменасы ачылды. Лагерьгә Казан шәһәрендә, Яшел үзән һәм Питрәч районнарында яшәүче алмаш гаиләләр килде.
Түбән Кама шәһәренең 31нче торак комплексында 260 урынлы, шулай ук Ташлык һәм Городище авылларында һәрберсе 50 баланы кабул итерлек балалар бакчалары ачылачак. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары Түбән Кама районында президент программасы кысаларынңа төзелә.  Татарстан Республикасы бюджетыннан балалар бакчалары төзелеше өчен 200 млн акча бүлеп бирелгән. 
2015 елның 31 июленнән 6 нчы авгуска кадәр «Костер» республика балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында чуваш балалары өчен профиль смена эшли. Лагерьда республиканың 17 районыннан: Аксубай, Алексеевск, Апас, Әлки, Әлмәт, Баулы, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яңа Чишмә, Норлат, Спасс, Тәтеш, Чистайдан килгән 70 укучы ана теле буенча белемен арттыра һәм ял итә.
Алабуга шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге мониторынгыннан чыгып иң яхшы балалар бакчалары билгеләнгән. Алар - 30нчы, 28нче, 35нче, 26нчы, 22нче, 27нче һәм 25нче номерлы балалар бакчалары. Авыл җирлегендәге балалар бакчалары арасында Бихтерево, Танаево, Тарловка, Иске Юраш, Морты авыллары балалар бакчалары югары бәягә лаеклы дип табылган.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе
КФУ ректоры Илшат Гафуров җитәкчелегендәге делегация Казакъстанның Алматы шәһәрендә уздырылган информатика буенча Халыкара олимпиаданы ябу тантанасында катнашты. Казан вузы делегатлары олимпиаданы уздыру буенча тәҗрибә туплады, шулай ук Казакъстан югары йортлары җитәкчеләре белән белем бирү һәм фән эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алышты.
2015 елның 1 июленнән 31 июленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 46 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 2 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International