Татарстанда студентларның белем бирү форумы уздырылачак

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

24 нче августтан 29 нчы августка кадәр Татарстанның Югары Ослан районында студентларның белем бирү форумы узачак. Анда республиканың 1 меңнән артык студент һәм абитуриенты катнашачак.

“Студентларның белем бирү форумы республика студентлары өчен төп вакыйгага әвереләчәк. Бу моңарчы Татарстан студентчылыгы даирәсендә булмаган уникаль мәйданчык”, - дип белдерә ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров. Ул форум программасының студентларда лидерлык, көндәшлеккә сәләтлелек, командалар һәм проектлар белән идарә итү кебек сыйфатларны тәрбияләвен билгеләп узды.

Форумга дәүләт хакимияте, бизнесның 100 дән артык вәкиле, җәмәгать һәм спорт эшлеклеләре чакырылган. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий һәм башка рәсми затларның катнашуы көтелә.

Форум программасы Татарстанның 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә чагылыш тапкан төп тезисларына нигезләнеп төзелгән. Ул үз эченә 7 форматта 200 дән артык белем бирү сессиясен ала.

Белем бирү өлешеннән тыш, катнашучыларны спорт уеннары, фестивальләр, экскурсияләр көтә.

Форумда катнашу өчен заявкаларны www.sof2015.ru сайтында 10 нчы августка кадәр калдыру зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International