КФУ ректоры Илшат Гафуров җитәкчелегендәге делегация Казакъстанның Алматы шәһәрендә уздырылган информатика буенча Халыкара олимпиаданы ябу тантанасында катнашты. Казан вузы делегатлары олимпиаданы уздыру буенча тәҗрибә туплады, шулай ук Казакъстан югары йортлары җитәкчеләре белән белем бирү һәм фән эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алышты.
Искәртеп үтик: 2016 елда олимпиаданы уздыру эстафетасын беренче мәртәбә Россия Федерациясе кабул итә. Аерым алганда, Казан, Япония һәм Әзербайҗан шәһәрләрен артта калдырып, информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиаданы уздыру хокукын яулады.
Олимпиаданы ябу тантанасында дөньяның 83 иленнән катнашучылар бар иде. Җәмгысе 161 медаль, шул исәптән 27 алтын, 55 көмеш, 79 бронза медале тапшырылды. Россия җыелма командасы 3 алтын һәм 1 көмеш медальгә лаек булды.