Рөстәм Миңнеханов Актаныш районы белем бирү оешмаларында булды

2015 елның 4 августы, сишәмбе
2015 елның 3 августында Актаныш районына эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 140 урынлык яңа “Тылсым” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев озата йөрде.
Объект “Бәләкәч” президент программасы кысаларында төзелде.
“Балалар бакчалары безнең өчен бик мөһим, чөнки һәрберебез өчен балаларыбыз кадерле. Аның киләчәге нинди уку йортына баруына бәйле. Республикада бүген бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Киләчәктә дә шулай булачак. Бу балалар бакчасы беркайчан да буш булмавын телим һәм балалар һәрчак бәхетле һәм шат булсын”, - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Бу мәктәпкәчә учреждениедә балаларны тиешенчә тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Уен һәм ял итү урыннары һәм методик кабинетлар җиһазландырылган.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов Актаныш районындагы сәләтле балалар өчен ачылган гимназия-интернатта булды. Биредә гимназия укучыларының проект эшчәнлеге тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International