Алабуганың иң яхшы балалар бакчалары билгеле булды

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Алабуга шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге мониторынгыннан чыгып иң яхшы балалар бакчалары билгеләнгән. Алар - 30нчы, 28нче, 35нче, 26нчы, 22нче, 27нче һәм 25нче номерлы балалар бакчалары. Авыл җирлегендәге балалар бакчалары арасында Бихтерево, Танаево, Тарловка, Иске Юраш, Морты авыллары балалар бакчалары югары бәягә лаеклы дип табылган.
Алабуга шәһәрендә һәм районында барлыгы 42 балалар бакчасы эшли. Аларда 5346 бала тәрбияләнә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International