Туган телне өйрәнү буенча республикакүләм профиль смена

2015 елның 4 августы, сишәмбе
2015 елның 31 июленнән 6 нчы авгуска кадәр «Костер» республика балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында чуваш балалары өчен профиль смена эшли. Лагерьда республиканың 17 районыннан: Аксубай, Алексеевск, Апас, Әлки, Әлмәт, Баулы, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яңа Чишмә, Норлат, Спасс, Тәтеш, Чистайдан килгән 70 укучы ана теле буенча белемен арттыра һәм ял итә. Тел өйрәтү сменасы кысаларында халык уеннары нигезендә кызыклы дәресләр, мавыктыргыч мастер-класслар, тренинглар үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International