Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәчелек буенча федераль хезмәт өстәмә тикшерүләр үткәреп, студентлар кабул итүгә тыюны бозган вузларга карата административ чаралар күрәчәк.
Хәзерге вакытта Россиянең 50дән артык вузына карата студентлар кабул итүгә тыю гамәлдә. Әлеге чара, бу оешмалар эшчәнлегендә ачыкланган мәгариф турындагы закон бозуларның вакытында бетерелмәве белән бәйле рәвештә, күрелгән.
Кайбер вузлар исә салынган тыюны боза. Аерым алганда, Бөтенроссия халык фронты активистлары башлангычы белән, ММЧда Урал бизнес институты һәм Чиләбе күппрофильле институты тарафыннан студентларны кабул итүгә тыюның бозылуы турында мәгълүмат таралган.